TurkLang  
Төрки телләрне компьютерда эшкәртү технологияләре буенча халыкара фәнни конференция"TurkLang"

Төрки телләрне компьютерда эшкәртү технологияләре буенча “TurkLang 2019” исемле VII-нче халыкара фәнни конференция

Хөрмәтле коллегалар!

2019 елның 3-5 октябрендә Симферополь шәһәрендә (Кырым, РФ) Төрки телләрне компьютерда эшкәртү технологияләре буенча “TurkLang 2019” исемле VII-нче халыкара фәнни конференция үтәчәк.

Конференциянең эш юнәлешләре:

  • Төрки телләрнең формаль модельләре
  • Компьютер системаларын төрки телләргә локализацияләү һәм терминология
  • Төрки телләрнең электрон корпуслары
  • Текстларны эшкәртү өчен морфологик һәм синтаксик технологияләр
  • Сөйләмне анализлау һәм синтезлау системалары
  • Текстларны эшкәртү өчен семантик системалар
  • Автоматик тәрҗемә системалары
  • Төрки телләргә өйрәтүче интеллектуаль системалар һәм технологияләр
  • Төрки телләрнең лингвистик онтологияләре

Төп даталары:

Тулы текстларны җибәрү
Рецензия нәтиҗәләрен җибәрү
Конференциянең программасы әзер булу 25 сентябрь
Конференциянең эш көннәре 3 – 5 октябрь

Конференция барышында пленар утырышлар, түгәрәк өстәлләр һәм компьютер программаларын күрсәтү каралган.
Конференция кысаларында төрки телләр өчен уртак грамматик тамгалау (аннотацияләү) системасын үстерү мәсьәләләренә багышланган чираттагы UniTurk семинары узачак.